Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары агымдагы елның I кварталындагы Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында доклад тыңладылар. Мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина җиткерде.

Ул хәбәр иткәнчә, гыйнвар-март айларында шәһәр бюджетының керем чыганаклары 1 млрд 867 млн 608 мең сум тәшкил иткән, шул исәптән үз керемнәре – 1 млрд 109 млн 451 мең сум, бюджетара трансфертлар – 758 млн 158 мең сум. План буенча билгеләнгәннәр үз керемнәре буенча 106,8%ка үтәлгән. 

Шәһәр бюджетының төп салым чыганагы, үз керемнәренең 50,7% тәшкил иткән физик затлар кеременнән салым бюджетка 562 млн 50 мең сум күләмендә күчерелгән, узган ел белән чагыштырганда 21 млн 677 мең сумга үсеш күзәтелә.

"Салым буенча план күрсәткечләре 105,5% ка үтәлгән. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына керемнәр узган ел белән чагыштырганда 78 млн 866 мең сумга артык», - дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.

Нефть продуктларына акцизлар буенча да үсеш узган ел белән чагыштырганда 2 млн 258 мең сумга арткан. План 122,2%ка үтәлгән. Физик затлар милкенә салым 20 млн 687 мең сум тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән 7 млн 474 мең сумга артыграк. Милекне арендага бирүдән кергән керем күләме 8 млн 379 мең сум яки узган ел дәрәҗәсеннән 314 мең сумга артык.

2019 елның I кварталында чыгымнар буенча шәһәр бюджеты үтәлеше 1 млрд 960 млн сум тәшкил итте, ягъни тәгаенләнгән планның 21%ы.

Бюджетның икътисадый структурасында чыгымнарның төп өлеше хезмәт хакы түләүгә туры килә һәм 55% тәшкил итә; чыгымнарның 26% шәһәр хуҗалыгын төзекләндерүгә һәм карап тотуга; 9% - коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм бюджет учреждениеләре биналарын карап тотуга; 10% - туклану, медикаментлар, ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацион түләүгә, мәҗбүри түләүләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

2019 елның 1 апреленә кичектерелгән кредитор бурычы, муниципаль учреждениеләрнең иминият кертемнәре һәм коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары юк.

Җомга, 26 апрель 2019, 14:37