Комсомол районында "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Шәһәр халкы өчен «Энергетик» мәдәният йорты, 15 һәм 16нчы балалар иҗат йортлары коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды. Чаллы язучылары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары шигырьләр укыдылар, "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы " китап күргәзмәсе әзерләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 апрель 2019, 16:19