Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – радиация аварияләре һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләп үтелә. 33 ел элек Чернобыльдәге атом электростанциясендә дөньядагы иң көчле атом-төш һәлакәте булды. Кешеләр, шул исәптән чаллылылар да, киләчәк тормышларын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашты. Бүгенге көндә Автозавод районында Чернобыль АЭСындагы 142 һәлакәт ликвидаторы яши.

Шул уңайдан район хакимияте һәм 52нче мәктәп коллективы чернобыльчеләр белән очрашты. Очрашуда техноген һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә, кешеләрне зарарлы йогынтыдан һәм радиация таралудан яклаган кешеләрне искә төшерделәр. Укучылар бу фаҗигале көннең инсценировкасын әзерләделәр, шигырьләр һәм прозалар укыдылар.

ЧАЭСтагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре белән Автозавод районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Винер Харисов чыгыш ясады.

Шимбә, 27 апрель 2019, 10:10