Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Комсомол районында нарат, юкә, миләш, тирәк, каен, сирень куаклары һәм тагын берничә төр агач үсентеләре утыртылды. Агач утырту Комсомол районы администрациясе һәм "ДИАС" МКП хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.  Әлеге үсентеләр Фоменко урамы буенча, Яр Чаллы проспектының Казначылык районы тирәсендә пәйда булды. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе, идарәче компанияләр хезмәт күрсәткән территорияләрдә агачлар һәм куаклар утыртуны башкарды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Комсомол районында чираттагы өмә үткәрелде. Идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, җирле халык административ биналар, кибетләр һәм торак йортлар янындагы территорияне тәртипкә китерде. Төп эшләр арасында-агач кәүсәләрен агарту, бордюр ташларын буяу, йорт яны территорияләрен чистарту иде.

"КАММИНЗ КАМА" ЯАҖ хезмәткәрләре ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы территориясен санитар чистарттылар. Рябинушка бистәсендә яшәүчеләр ТИҮ рәисе белән берлектә Рябинушка һәм ЗЯБ бистәсенең 14/19 йорты арасындагы территорияне рәткә китерделәр, «Суар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе тарафыннан территориядән шиналар чыгару оештырылды.

Шимбә, 27 апрель 2019, 11:55