Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Язгы икеайлык кысаларында Үзәк районы территориясендә чираттагы өмә үткәрелде. Анда 184 шәһәр оешмасыннан 1356 кеше катнашты. 36,23 гектар территорияне чистарттылар, 84 кубометр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 10 берәмлек техника җәлеп ителде. 441 агач һәм 675 куак утыртылды.

Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре "Прибрежный" паркы территориясен санитар чистартуда катнаштылар. Шәһәр яр буенда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр Фикрәт Табеев  исеменәге яр буе якындагы территорияне җыештыру белән шөгыльләнде. Казан финанс-икътисад институты студентлары Тынычлык проспектының 1 комплекс ягында, Сәүдә-технология көллияте студентлары  - Трубная һәм Индустриаль тыкрык буендагы сәнәгать-коммуналь зона территориясендә, Педагогия көллиятендә белем алучылар – «Гренада» паркы территориясендә эшләделәр.

Шимбә, 27 апрель 2019, 12:22