Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 апрельдә Автозавод районында чираттагы өмә үткәрелде. "Боровецкий" территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 68 микрорайонда яшәүчеләр белән берлектә, «Экоактивистлар» экологик хәрәкәте 67 микрорайонда яшәүчеләр белән берлектә Боровецкий урманын чүп-чардан чистартты. 12 куб метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. 

«Горзеленхоз» ААҖ 77нче гимназия укучылары белән берлектә Тынычлык проспекты буенча Татарстан урамыннан Автозавод проспектына кадәр яфракларны җыештырды. Район хакимияте "ТИСБИ" Университеты студентлары, 55нче мәктәп укучылары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән берлектә 50, 51, 30, 29, 48, 46, 47, 26, 53, 27 комплексларында яшәүчеләр 51 комплекстагы Боровецкое авылы зиратында Хәтер көне оештырдылар. Төзекләндерү һәм санитар чистарту, шулай ук территорияне былтыргы чүп-чардан арындыру буенча эш башкарылды.

«Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында идарәче компанияләр, сәүдә предприятиеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, Автозавод районының иҗтимагый оешмалары беркетелгән территорияләрдә агач һәм куаклар утыртуда актив катнаштылар.  Нарат, миләш, юкә, чыршы һәм куаклар утыртылды. Район буенча барлыгы 486 үсенте утырттылар.

Шимбә, 27 апрель 2019, 13:48