Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм "Южный" агросәнәгать паркы территориясендә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Шәһәргә барлыгы 4,8 млн сумлык 70 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Барлык ярминкә мәйданчыкларында концерт программалары ярдәмендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Ярминкәләрдә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Руслан Корбангалин булды.

Ел башыннан бирле Чаллы ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 86,1 млн сумлык 715 тонна продукция китерелгән. Киләсе ярминкәләр 17 августта («Медовая») һәм 14 сентябрьдә («Уңыш-2019») узачак.

Шимбә, 27 апрель 2019, 15:15