Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда инвестицияләр күләме буенча алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларына карата иң чик таләпләр киметелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев хәбәр иткәнчә, хәзер алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә керү өчен 20 млн сум күләмендә капитал салу кирәк. Элегрәк бу сумма 50 млн сум тәшкил итә иде. Тиешле карар моношәһәрләрдә алгарышлы үсеш территорияләре булдыру һәм эшләтү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында игълан ителде. Моннан тыш, ИТ-өлкәдә эшчәнлек алып баручы булачак резидентлар өчен махсус финанс шартлары булдырылган. Әлеге предприятиеләргә 10 эш урыны тәэмин ителгән очракта, 2,5 млн сум акча салырга кирәк. Моннан тыш инвесторлар өчен Икътисадый эшчәнлек төрләре киңәйтелде. Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева сүзләренә караганда, бу яңа резидентлар барлыкка килүгә ярдәм итәчәк. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта автокаланың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 45 компания эшчәнлек алып бара.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 08:23