Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укучылары Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында узган беренче Baby skills региональ чемпионатында катнаштылар. Ярышларда 25 бала катнашты. Бу Яр Чаллы, Казан, Минзәлә, Арча, Түбән Кама балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр.

Чемпионат түбәндәге компетенцияләр буенча үткәрелде: балалар бакчасы тәрбиячесе; физик культура, спорт һәм фитнес инструкторы; ЮХИДИ инспекторы; инженер-төзүче; ресторан сервисы. Автокаланы 1, 31, 63, 98,108нче балалар бакчасыннан биш бала тәкъдим итте. Яшь чаллылылар барлык биш номинациядә дә абсолют җиңүче булдылар. «Мәктәпкәчә тәрбия» номинациясендә 1нче урынны 98нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәликә Гәрәева алды, «ЮХИДИ инспекторы» номинациясендә - беренче урынны 63нче «Жемчужинка» бакчасында тәрбияләнүче Александр Горбунов яулады. «Физик культура, спорт һәм фитнес» номинациясендә - 1 нче урынны 31нче «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Алинә Бродовская алды. "Ресторан сервисы» номинациясендә беренче урынга «Шатлык» балалар бакчасыннан Әмин Фәйзуллин лаек булды. "Инженер - төзүче" номинациясендә 108нче «Бәхетле балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Таһир Абдулов җиңү яулады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, BabySkills - бу белем бирү-профориентация пилот проекты.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 13:26