Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда "Геройлар юлыннан" Татарстан Республикасы ДОСААФы автойөреше узды. Бөек Җиңү көненә багышланган акциягә Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, патриотик һәм оборона җәмгыятьләрендә катнашучылар кушылды.

Җыелучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов котлады.

Тантаналы чара вакытында Татарстан Республикасы ДОСААФы үткәрә торган ярышлар һәм конкурслар җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. 2019 елда кече калибрлы винтовкадан ату буенча Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов призына үткәрелгән республика ярышларында Чаллы җирле оешмасы командасы җиңүче булды.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 14:07