Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Чара 9 майда 9:00 сәгатьтә Муса Җәлил скверына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Шул ук вакытта "мәңгелек ут" янында Хәтер вахтасы башланачак. Традиция буенча Җиңү Парады «Ватан-ана» мемориалы янында уза. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Анда кадет мәктәпләре, шәһәрнең урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, көч структуралары вәкилләре катнашачак.

11:00 сәгатьтә Җиңү көне уңаеннан шәһәр районнары территориясендә чаралар башлана. 15:00 сәгатьтә "Үлемсез полк" йөрешенә старт бирелә. Катнашучыларны сафларга тезү Хәсән Туфан проспекты буенча 14:00 сәгатьтә оештырылачак. 

"Үлемсез полк" акциясендә катнашу буенча шәһәр хакимияте тарафыннан бернинди теркәлү дә, бернинди квоталар һәм басым да юк. Кешеләр ирекле киләләр, шуннан башкалар белән бергә китәләр. Әлеге чара  бер сәгать егерме минутка кадәр дәвам итәчәк дип фаразларга кирәк. "Үлемсез полк" Мәйдан территориясенә керәчәк һәм территория периметры буенча узачак", - дип ассызыклады Рамил Хәлимов.

16:30да Чаллыда яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын Яр буе мәйданында театральләштерелгән тамаша көтә. 17:30дан 18:15кә кадәр Кызыл мәйдандагы Җиңү парадын трансляцияләү планлаштырыла. Чаллылылар шулай ук "Бер минутлык тынлык" Бөтенроссия акциясенә дә кушылачак. Җиңү көненә багышланган чараларда барлыгы биш меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар - мәдәният хезмәткәрләре, кадетлар, мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланачак.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2064 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 105е - сугышта катнашкан, 43се - фашист концлагерьлары тоткыннары, Ленинград блокадасында яшәгән 10 кеше, 1362 тыл хезмәтчәне һәм 544 сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 16:19