Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мәктәпләрендә "Нәрсә ул имтихан?" акциясе ачык дәресләр формасында үтте. Анда  укытучылар, психологлар һәм узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класс күрсәттеләр һәм 5-8 сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнгәндә нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин  булуы турында сөйләделәр. Дулкынлануны ничек җиңәргә кирәклеген аңлаттылар.

10 нчы урта мәктәптә шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ул имтиханнарга тыныч һәм җаваплы карарга чакырды. "Имтихан -  тормышта чираттагы сынау ул. Һәм мин сез барысын да лаеклы рәвештә уза алырсыз дип ышанам", - диде ул.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Фадеева 8 сыйныф укучыларын дәресләргә намуслы йөргәндә һәркем мәктәптә алган белем дәрәҗәсе белән чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыра алачагына ышандырды.

Педагог-психолог имтихан тапшырганда психологик киеренкелекне киметү өчен берничә нәтиҗәле күнегү күрсәтте. Узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырганда алган тәэсирләре һәм тойгылары белән уртаклашты. Ул: «Яхшы укыган булсагыз, имтиханнарны тапшыру куркыныч түгел»,- дип үз фикерен белдерде.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 16:27