Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Семеновна Терентьева бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга район хакимияте башлыгы Александр Кислов һәм Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырдылар.

Александра Семеновна Тукай районы Мәләкәс авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан соң медицина училищесын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында авыл советы секретаре булып эшли. 1945 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Калинин исемендәге колхозда хезмәт куя.

Ире белән бергә 4 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы, 10 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 3 баласы бар.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 16:35