Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма Морат кызы Хисамовага 90 яшь тулды.

Юбилярга РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов һәм шәһәр Советы депутаты Олег Николаев тапшырдылар. Котлауларга ТИҮ рәисе Фидия Минһаҗиева да кушылды.

Фатыйма Морат кызы Алабуга районы Бәзәкә авылында туа. Сугыш елларында Бәзәкә авылы колхозында эшли. 1968 елда пенсиягә чыкканчы, төзелеш-монтаж эшләре буенча Менделеевск шәһәренә күчеп китә. 2009 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Фатыйма Морат кызы ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Дүшәмбе, 29 апрель 2019, 17:15