Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар башлана. Гадәттәгечә шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә (Яңа шәһәр) кайнар су бирүне туктату IV этапта, көньяк-көнчыгышта (шәһәрнең иске өлешендә) II этапта узачак. Шәһәрнең яңа өлешендә опрессовкалауның I этабы 14 майдан 28 майга кадәр узачак. II этап 13 - 27 июнь көннәрендә, III этап 9 - 23 июль көннәрендә, IV этапны 6 - 20 август көннәрендә үткәрү планлаштырыла. Шәһәрнең Комсомол районында кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торуның I этабы 21 майдан 22 майга кадәр узачак. 21 майдан 4 июньгә кадәр ЗЯБ бистәсе һәм Замелекесьеның 20, 21, 22 25, 26 микрорайоннарында җылылык үткәргечләрнең тыгызлыгына һәм ныклыгына гидравлик сынаулар узачак. Опрессовкалауның II этабы шәһәрнең иске өлешендә 18 июньнән башлана. 2 июль көнне 24:00 сәгатькә кадәр Сидоровка, ГЭС бистәләре, Замелекесьеның 27 нче микрорайоны, Сәнәгать мәйданчыклары, БСИ объектларында кайнар су бирү туктатып торылачак.

Сишәмбе, 30 апрель 2019, 08:04