Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераннары өчен хәйрия төшке ашы оештырылды. Бәйрәм өстәле артына «Тайфун» кафесында 25 ветеран җыелды.

Ветераннар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары башкаруында сугыш елларының яраткан җырлары яңгырады.

Бәйрәм кунаклары шәһәр Советы депутаты Олег Николаев исеменнән бүләкләр алдылар.

Чара автокала Үзәк районының 13нче комплексы башлангыч ветераннар оешмасы һәм «Яр Чаллы шәһәренең ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылды.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 14:33