Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә чаллылыларны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка пенсия белән тәэмин итү, эшкә урнаштыру, санатор-курорт дәвалануына юллама алуда ярдәм итү һ. б. сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерик, төрле юнәлештәге белгечләрнең халыкны кабул итүе «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ай саен үткәрелә. Алдан (8552) 37-45-69 телефоны аша шалтыратып, консультация алырга мөмкин. Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Вәзирә Сәлимова.

Сишәмбе, 30 апрель 2019, 11:03