Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында "кайнар линия" эшләячәк, аңа 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефон номерлары аша шалтыратырга мөмкин.

"Кайнар линия" телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәренең «Ял» шәһәр үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

«Кайнар линия» телефоны кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятимнәрнең һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калганнарның, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыруга, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алуга, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыруга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 11:16