Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында катнашучыга Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бүләк тапшырылды.

Җиңү көне алдыннан Комсомол районында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Бүген Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов Бөек Ватан сугышы ветераны Нәфыйков Әгъдәс Мөхәммәт улына бүләк тапшырды.

Әгъдәс Мөхәммәт улы Татарстанның Ютазы районы Урал авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. 1943 елда Кара диңгез флотына алына. Өлкән сержант званиесендә ул 1949 елда демобилизацияләнә.

Армиядә хезмәт иткәннән соң Ютазы районының Урал авылында физкультура укытучысы булып эшли. 1958 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы, ярдәмче мәктәптә хезмәт һәм математика укытучысы булып эшли. Әгъдәс Мөхәммәт улы авыр атлетика буенча спорт мастеры, пазл җыю белән шөгыльләнә.

«Ватан сугышы» ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 30 апрель 2019, 15:51