Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашты. Башта ул Серафим Васильевич Агафонов янында кунакта булды. Очрашуда шулай ук Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов та катнашты. Чәй өстәле артында ветеран кунаклар белән үткән еллар хатирәләрен уртаклашты: комсомол яшьлеге һәм алган бүләкләре турында сөйләде. Серафим Васильевич күкрәгендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка бик күп медальләр балкый.

Агымдагы елның июнь аенда Серафим Агафонов 92 нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Бүген ул яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. Аны еш кына шәһәрнең мәктәп һәм балалар бакчаларына чакыралар, анда ул яшь чаллылыларга сугыш чоры турында сөйли. Серафим Васильевич гаиләсе белән ике кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөфтах Әнсап улы Нуртдиновны да якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Фронтка ул 1944 елда җибәрелә. Ветеран Румыния, Чехославакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнашкан. Үзенең батырлыклары өчен ул «Батырлык өчен», "II дәрәҗә Ватан сугышы" медальләре белән бүләкләнгән. Ветеран Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинга һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кисловка сугыш кырыннан фотоларны күрсәтте.

Хәзер Мөфтах Нуртдинов – ел саен Яр Чаллыда уза торган Җиңү парадларының хөрмәтле кунагы. Быел ветеран тантаналы чарада чыгыш ясаячак.

Очрашу ахырында Мөфтах Әнсап улы татар телендә җыр башкарды. 

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2064 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 105е - сугышта катнашкан, 43се - фашист концлагерьлары тоткыннары, Ленинград блокадасында яшәгән 10 кеше, 1 362 тыл хезмәтчәне һәм 544 сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

Сишәмбе, 30 апрель 2019, 16:31