Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда «Созвездие – Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды, анда гран-при ияләре билгеле булды.

Концертка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башка рәсми затлар килде.

«Бу бәхетле балалар һәм бәхетле ата-аналар буыны. Чөнки "Йолдызлык" талантлы балаларны һәм алардан ким булмаган талантлы, үҗәт һәм хезмәт сөючән ата-аналарын берләштерә. 19 ел инде яшь талантларны үстерүче фестиваль командасына аерым рәхмәт сүзләре. Бу фантастик команда: биредә һәр кеше – шәхес, һәм һәркем уникаль», - дип сәламләде катнашучыларны Ирада Әюпова.

Яшь артистлар "Вокал", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә иң яхшы номерларны тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең сайлап алу турларында 22 февральдән 30 мартка кадәр республиканың 10 географик зонасында узды, анда 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле 20 меңгә якын кеше катнашты. 

Чәршәмбе, 1 май 2019, 12:43