Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшәүче 28 меңгә якын шәһәрдәшебез 1 Май хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасында катнашты. Табиблар, укытучылар, төзүчеләр, транспорт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре,  профсоюз хәрәкәте вәкилләре бәйрәм колоннасына кушылып Тынычлык проспекты буйлап уздылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы – Татарстан Республикасында ел саен мондый зур күләмле чаралар үткәрелә торган бердәнбер шәһәр.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында Чаллының 50гә якын предприятиесе хезмәт коллективлары катнашты.

Колонна Азатлык мәйданында тәмамланды. Бәйрәм шәһәрнең барлык районнарында оештырылган мәдәни-күңел ачу программасы белән дәвам итәчәк. Әйтик, Азатлык мәйданында шәһәрдәшләр өчен «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары, «КАМАЗ» ААҖ үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, «Шатлык» яшьләр үзәге һәм «Европа Плюс» радиостанциясе артистлары һәм коллективлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәм йөрешеннән фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.

Чәршәмбе, 1 май 2019, 11:00