Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният йортында 4нче балалар музыка мәктәбенең 45 еллык юбилеена багышланган бәйрәм отчет концерты узды. Залда кунаклар, әти-әниләр, хезмәттәшләр, шәһәр сәнгать мәктәбе директорлары һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар җыелган иде. 

Мәдәният сарае фойесында мәктәп тормышындагы иң якты мизгелләрне чагылдырган фотосурәтләрдән коллажлар рәвешендә фотокүргәзмә оештырылды. Юбилярны мәктәпне мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Ирина Смышляева һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Нэля Борознова җылы котладылар.

"Корнет" тынлы оркестры һәм «Кадет» вокаль ансамбле тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Концертның икенче өлешендә "Мизгел" җыр театры тамашачыларга үзенең иң яхшы номерларын бүләк итте.

Пәнҗешәмбе, 2 май 2019, 10:24