Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 25 апрельдә "Георгий тасмасы-2019" Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция узган көннәрдә иҗтимагый оешмалар активистлары, яшьләр оешмалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре һәм башкалар үтеп баручыларга Георгий тасмаларын тараталар һәм аны дөрес файдалану турында сөйлиләр.

Бүген, 5 май көнне, акция 13:00-15:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында, Азатлык мәйданында һәм Шишкин бульварында узачак. 8 майда акцияне «Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар» яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрәчәк, тасманы Энтузиастлар бульварында 15:00 – 16:00 сәгатьләрдә таратачаклар.

Шулай ук 8 майда тасманы Энтузиастлар бульварында, «Омега» сәүдә үзәгендә, «Азатлык» мәйданында һәм Боровецкий бульварында алырга мөмкин булачак. 9 Майда Җиңү Парадында катнашучыларның барысы да Җиңү символы алачак.

"Нур" яшьләр үзәге иҗтимагый оешмалар белән берлектә акция барышында 10 мең тасма таратырга ниятли, ә шәһәрдә барлыгы 60 меңнән артык тасма таратылачак.

Якшәмбе, 5 май 2019, 09:16