Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү паркында шәһәр укучылар Советы «Ак торналар» хәтер акциясе үткәрде һәм «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

"Ак торналар" акциясе шәһәр укучылар Советы тарафыннан инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Быел гадәти мастер-класслардан тыш, шәһәр укучылар Советы депутатлары паркта чаллылылар өчен торна фигуралары ясау буенча мастер-класслар оештырдылар. Шәһәр халкын 9 Майда шәһәр мәйданында Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында узачак «Ак торналар» акциясенең төп өлешенә кушылырга чакырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә, теләгән һәркем күккә ак шарга бәйләп кәгазь торналарны очырта алачак.

"Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр укучылар Советы вәкилләре автокалада яшәүчеләргә һәм аның кунакларына 600 Георгий тасмасы тараттылар.

Җомга, 3 май 2019, 16:21