Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар АК БАРС банк Казан марафоны 2019да катнаштылар. Спорт бәйрәме 4-5 май көннәрендә  башкалада узды. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, ярышларның ике көнендә стартка 32 илдән 25 меңнән артык катнашучы чыккан. 

 Казанның Үзәк стадионында 14 ил, илнең 31 регионы һәм Татарстанның барлык районнары вәкилләрен берләштергән халыкара катнашучылар парады узды. Чаллы шәһәрен Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, спорт мәктәпләре директорлары Мөхәммәтхәмәт Нәҗипов («Яр Чаллы») һәм Марс Гыйләҗев («Тулпар»), идарә башлыклары Роман Насрединов, Римма Мөхәммәтҗанова, Ленар Гыйззәтуллин һәм бүлек башлыклары Азамат Вилданов, Рената Насеткина һәм Айрат Сәгъдиев тәкъдим иттеләр.

Аннан соң йөгереш слоты алган барлык катнашучылар арасында призлар уйнатылды. Шунысы игътибарга лаек, төп приз - автомобиль, Чаллы атлетына эләкте. 

10 км трассасы стартына Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Рената Насеткина һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев чыктылар. Өчесе дә, дистанцияне 59 минут эчендә йөгереп үтеп. 10 км га йөгерүдә катнашучыларның гомуми саны якынча дүрт мең кеше тәшкил итте.

Оештыручылар дистанцияләрдә катнашучыларга сюрприз әзерләгән - барлык ясалган фотоларны шушы кушымта ярдәмендә табарга мөмкин-селфи гына эшләргә кирәк, ә ясалма интеллект меңләгән йөгерешчеләр арасында фотоларны үзе табып бирә.

Якшәмбе, 5 май 2019, 18:00