Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелүгә бәйле рәвештә, 9 майда юлларның берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк. 7:00дән 11:30га кадәр Муса Җәлил проспектыннан ике юнәлештә дә Казан проспектыннан Үзәк урамына кадәр, 14:30дан 16:00 сәгатькә кадәр – Хәсән Туфан проспектыннан ике юнәлештә дә Тынычлык проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр юл ябыла. 18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнәчәк.

 Бу көнне җәмәгать транспорты 24:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

Ябылу сәбәпле кайбер автобусларның хәрәкәт итү схемасы вакытлыча үзгәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать транспорты бу көнне 24:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

2нче маршрут: «Автостанция - Казан проспекты - Габдулла Тукай яр буе-Яр Чаллы проспекты-Тынычлык проспекты – Алиш урамы- Залесный проспекты - В. Поляков урамы - Мәскәү пр. - Академик Королев урамы-Яр Чаллы проспекты- Габдулла Тукай яр буе – Казан проспекты- Автостанция».

 3нче маршрут: «Автостанция - Казан проспекты - Габдулла Тукай яр буе – Яр Чаллы проспекты – Академик Королев урамы – Мәскәү проспекты – В. Поляков урамы – Залесный проспекты – Алиш урамы – Тынычлык проспекты - Яр Чаллы проспекты - Габдулла Тукай яр буе – Казан проспекты-Автостанция».

10нчы маршрут: «Автостанция - Казан проспекты - Габдулла Тукай яр буе – Яр Чаллы проспекты – Академик Королев урамы – Чулман проспекты - Яшьлек проспекты - Ш. Усманов урамы - Татарстан урамы – Сөембикә проспекты - Халыклар дуслыгы проспекты-Яр Чаллы проспекты - Габдулла Тукай яр буе - Казан проспекты – Автостанция».

11нче маршрут: «Автостанция - Казан проспекты - Габдулла Тукай яр буе-Яр Чаллы проспекты-Нариманов урамы – Мәскәү проспекты - Автозавод проспекты – Чулман проспекты - Академик Королев урамы - Яр Чаллы проспекты - Габдулла Тукай яр буе – Казан проспекты - Автостанция».

21нче маршрут: «Турыдан – туры юнәлеш: Автостанция – Казан пр. – Габдулла Тукай яр буе - Яр Чаллы проспекты - Тынычлык проспекты - Татарстан урамы - Шамил Усманов урамы- Кире юнәлеш: Шамил Усманов урамы - Шамил Усманов урамы - Татарстан урамы – Тынычлык проспекты-Яр Чаллы-Габдулла Тукай яр буе – Казан проспекты – Автостанция».

26нчы маршрут: «Шамил Установа урамы - Татарстан урамы - Чулман проспекты - Вахитов проспекты – Тынычлык проспекты - Яр Чаллы проспекты – Габдулла Тукай яр буе - Гостева урамы - Фоменко проспекты - Һади Такташ урамы - Низаметдинов ур. - Яр Чаллы проспекты - Тынычлык проспекты – Вахитов проспекты - Чулман проспекты - Татарстан урамы - Шамил Усманов урамы».

Моннан тыш, "Студенческое - Лесоцех - Заря-2 - Гидростроитель-1 - Гидростроитель-2" маршруты буенча  бакчачылык ширкәтләренә җибәрү урыны үзгәрәчәк һәм Автостанцияләрдән башкарылачак.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 16:19