Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 май көнне 15:00 сәгатьтә Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы вакытында Яр Чаллы тормышына багышланган «Җиңү юллары» күргәзмәсе ачыла. Экскурсиядә килүчеләргә сугыш елларында шәһәр территориясендә ниләр булуы, сугыш башланганда шәһәрнең нинди булуы һәм сугыш вакытының кыенлыклары, чаллылыларга нинди сынаулар аша узарга туры килүе турында сөйләячәкләр.

Күргәзмәдә музей фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк: киемнәр, граната, мина, ул чордагы газета язмалары, архив документлары, фоторәсемнәр, китаплар, шулай ук солдат кирәк-яраклары. Күргәзмә ачылган көнне 15:30дан 17:00гә кадәр килүчеләр солдат боткасыннан авыз итә алачак.

Дүшәмбе, 6 май 2019, 09:36