12 майдан Чаллы дәүләт курчак театрында «Эшче ат» III төбәкара театраль белем бирү форумы башлана. Форумда Россиянең Волгоград, Воркута, Владимир, Ижевск (Удмуртия Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Кстово, Киров, Казан, Чаллы, Оренбург, Самара, Сургут, Грозный һәм башка шәһәрләреннән 20 әйдәп баручы театр коллективы катнашачак. Форум кунаклары арасында-курчак театрлары директорлары, режиссерлар, театрның әдәби-драматургия бүлеге мөдирләре, матбугат хезмәте җитәкчеләре, pr-менеджерлар, артистлар, рәссам-куючылар, яктыртучылар, ут буенча рәссамнар, администраторлар һәм башкалар бар. Көн саен «Саулык» сәламәтләндерү комплексында мастер-класслар, семинар-практикумнар, тренинглар һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Форум 17 майга кадәр дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 май 2019, 10:18