Әдәбият сөючеләр "Апрель укулары 2019" чарасында катнашу өчен Табеев яр буенда җыелышты. Ул Чаллыда җиденче тапкыр үткәрелә. Быел укуларның темасы «Вакыт» булды. Катнашучылар өч сәгатькә вакытны "туктатып", әдәбият дөньясына чумдылар.
Апрель укуларында танылган шагыйрьләрнең 50дән артык шигыре һәм монологы яисә яңа гына иҗат иткән авторларның монологы яңгырады.Ел саен чараны Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының Яр Чаллы филиалы оештыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 май 2019, 11:18