Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Фазыл Вәли улы Массаров үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фазыл Вәли улы Чирмешән районының Кара Чишмә авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа.

1942 елда армиягә алына.  1943-1945 елларда фронтта була. Өенә 1947 елда әйләнеп кайта. Украина-Донская, гвардия корпусы, Украинаны азат итү (1943 ел), Венгрияне азат итү (1944 ел) кебек яуларда катнаша. Венгрияне азат иткәндә «Будапештны алган өчен» медаленә ия, 1944 елның җәендә Австрияне азат итүдә катнаша, аннары Германия өчен сугыша, Берлин өчен сугышларда катнаша һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 9 майдан соң үз Ватанында хезмәт иткән.

Сугыштан соң Чирмешән районында, «Урал» колхозында механизатор, механик булып эшли, 1984 елда пенсиягә чыга.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әльмөхәммәтова котлады.

Дүшәмбе, 6 май 2019, 14:53