Сишәмбе, 14 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Ольга Федоровна Патрушева һәм Мария Михайловна Васильева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутатлары Сергей Ямашев белән Альберт Петров котладылар.

Ольга Федоровна Патрушева Курск өлкәсе Захарово авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан соң һөнәр училище тәмамлый. Сугыш елларында Севастопольдә эшли. 1974 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Федоровна Гравзаводта диспетчер булып хезмәт куя. Ире белән бергә ике бала үстергәннәр, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ветеран "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләренә ия.

Мария Михайловна Васильева Свердловск өлкәсенең Камышлы районы Никольское авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннары Пермь дәүләт университетын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Мария Михайловна ЖБИда баш хисапчы булып эшли. Ире белән бергә бер бала үстерәләр, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Мария Михайловна «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 6 май 2019, 16:55