Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре – 2019”шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Яңа эш башлаучы эшмәкәрләр үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итә, ә кайберләре аны тормышка ашыруга финанс ярдәменә ия була ала. Быел конкурс сигезенче тапкыр үткәрелә.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе  «Автокаланың яшь эшмәкәре» конкурсында катнашып, бизнеста уңышлы старт алган эшмәкәрләрне тәкъдим итә. Беренче герой булып Чаллы егете Даниил Балтачев чыгыш ясады. Дүрт ел элек ул жюрига бау паркының үзенчәлекле проектын тәкъдим итте. Аннары Яр Чаллыда кыяга менү үзәген төзү идеясе белән конкурска гариза биргән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Даниил дүрт ел эчендә проектны тормышка ашыра алды. Узган ел "Автокаланың яшь эшмәкәре» бәйгесендә ул «социаль эшмәкәрлек»номинациясе буенча җиңү яулады.

Бүген Даниил баулар парклары челтәре белән җитәкчелек итә һәм кыяга менү үзәген гамәлгә куючы булып тора.

Ул «Автокаланың яшь эшмәкәре» конкурсында катнашу турындагы тәэсирләре белән уртаклашты: «Ул чакта идеядән башка бернәрсә дә юк иде. Мин кыяга менү проектын, аның бизнес-планын, исәп-хисабын танылган эшмәкәрләргә, мэрия вәкилләренә тәкъдим иттем. Идея белән жюри кызыксынды. Башта без яр буенда эксперименталь мәйданчык ясадык, кечкенә бау паркы төзедек, аннары аны киңәйттек һәм бүген бездә дүрт бау паркыннан торган челтәрне киңәйттек».

Кыяга менү үзәгендәге барлык трассаларны да Даниил шәхсән җыя, ә аннан соң үзе инструктаж, күнегүләр үткәрә. Бүген биредә корпоратив чаралар дауздырыла. Шулай итеп, трассаларны беренчеләрдән булып шәһәр журналистлары бәяләде: 23 февральгә биредә массмедиа вәкилләре арасында кыяга менү буенча шәһәр чемпионаты оештырылган иде. Сүз уңаенда, тормыш иптәше Яна Балтачева да бизнеска кушылган-ул трассаларны тикшерә һәм шулай ук балалар белән шөгыльләнә. Шул рәвешле бу эшчәнлек, гаилә бизнесына әйләнде. 

"Бу очракта катнашу җиңү өчен генә түгел", – ди Даниил Балтачев. "Бөек эшмәкәрләр сиңа кире элемтә бирә. Әйтик, Сергей Акульчев кертемнәр турында миңа яхшы киңәшләр бирде. Бу конкурста катнашмыйча болар берсе дә булмас иде”, - дип билгеләп үтә эшмәкәр.


Чәршәмбе, 15 май 2019, 08:04