Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ТР VI чакырылыш Дәүләт Советына  «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очрашты. Чараның модераторы булып партиянең җирле сәяси советы әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары җирле Координация советы рәисе Ася Кислова тора.

Очрашуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Ул сайлаучыларга үз эшчәнлекләре турында мәгълүмат җиткерде, шулай ук сорауларга җавап бирде. Сайлаучыларны барыннан да бигрәк Боровецк урманын саклау белән бәйле мәсьәләләр борчый. Равил Кузюров бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмады. Чаллылыларның барлык мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды.

26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне булачак. Бу көнне республиканың барлык теләгән сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачаклар. Республика буенча барлыгы 460 санау участогы ачылачак. Һәр сайлаучы ике бюллетень алачак һәм ул «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елгы сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак.

Сишәмбе, 7 май 2019, 08:44