"Мизгел" милли мәдәният клубы «Чәк-чәк» бәйрәме кысаларында татар телендә "Дөнья халыклары кухнясы" дигән интеллектуаль уен оештырды. Уен "Нур" яшьләр үзәгендә узды. Катнашучылар кухня, география һәм мәдәният юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Ярышларда Казан (Идел буе) федераль университетының сәүдә-технология көллияте, педагогия көллияте, Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни-техник институты, шәһәрнең 15 нче мәктәбеннән дүрт команда катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 май 2019, 10:17