Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 майда Яр Чаллы икенче тапкыр "Чиста уеннар" халыкара хәрәкәтендә Бөтенроссия чисталык Кубогы өчен көрәштә катнашачак. Бу юлы экологик квестта катнашучылар Яңа шәһәрнең ике мәйданчыгында чүп җыю һәм сортировкалау буенча ярышачаклар. Узган ел «Чиста уеннар» шәһәрнең яңа һәм иске өлешендә бер үк вакытта барды. Ул вакытта барлыгы 200 волонтер 1.5 тоннадан артык калдык җыйган иде.

"Чиста уеннар" – шимбә өмәсенең яңа форматы: заманча, технологик. Асылда, бу уен биремнәрен үтәү буенча команда ярышлары, иганәчеләрдән шәхси мобиль кушымта һәм призлар. Шул ук вакытта шәһәр - «Чиста уеннар» проектында катнашучы Бөтенроссия чисталык Кубогында җиңү мөмкинлеге ала.

Җомга, 17 май 2019, 16:51