Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллы спорт территориясе» иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Күн туп" клубы призына футбол буенча Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы башланды. Ярышлар яшүсмерләр-яшьләр клубларында тәрбияләнүчеләр өчен дүрт яшь төркеме буенча үткәрелә: кече төркем (2008-2009 елгы), урта төркем (2006-2007 елгы), өлкән төркем (2004-2005 елгы), яшүсмерләр төркеме (2002-2003 елгы).

"Күн туп" клубы призына футбол ярышлары ике этапта уза: 1 этап – районнар буенча яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары арасында; 2 этап – районнар буенча җиңүчеләр арасында финал турниры. Яшь төркемнәре буенча ярышларга "Яшүсмер" яшьләр үзәгенең хоккей кортларында шөгыльләнүче яшүсмерләр-яшьләр клубларының спорт командаларында тәрбияләнүчеләр кертелә. Беренче этап җиңүчеләре дүрт яшь төркеме буенча финал төркемен уйнаталар.

Сишәмбе, 7 май 2019, 16:01