Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды Россия Федерациясе президенты В. В. Путинның "Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында" гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча агымдагы елның маенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә башкарыла.

Чаллыда яшәүчеләргә бер тапкыр түләнә торган акча алу өчен Россия Пенсия фондының территориаль органнарына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, күрсәтелгән түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла, дип хәбәр итәләр.

Шимбә, 11 май 2019, 09:23