Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Андрей Фомичевның Бөек Ватан сугышында ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соң илне торгызуда катнашучылар белән очрашулары матур традициягә әверелде. Мондый очрашулар ел саен Мәләкәс сайлау округы мәктәпләрендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм территорияләр советлары белән берлектә оештырыла. Биредә ветераннар аралашалар, хатирәләр уртаклашалар, укучылар һәм «Бумажник» балалар мәдәният сарае иҗат коллективлары башкаруында сугыш еллары җырларын яратып тыңлыйлар. Алар бигрәк тә Картон-кәгазь комбинатының тынлы оркестры чыгышларын җылы каршы ала. Концерт программасыннан соң чәй табыны артында ветераннар сугыш хатирәләрен искә төшерүләрен дәвам иттеләр.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 09:04