Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген меңләгән шәһәрдәшебез «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Колоннаны кулына әтисенең өлкән абыйсы – Фуат Хәниф улы Мәһдиев портретын тоткан шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкли. Фуат Мәһдиев 19 яшендә Воронеж өлкәсенең Малая Покровка авылында 1942 елда һәлак була. Ул күмелгән туганнар каберлегендә 563 кеше ята, шулардан бары 42сенең генә исеме билгеле.

Колонна хәрәкәте шәһәр мэриясе бинасы яныннан нәкъ 15:00 сәгатьтә старт алды. Чаллылылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләре белән транспарантлар тоткан. Хәсән Туфан проспекты буенча колонна шәһәр мәйданына төште. Күпләр гаиләләре белән килгән, ә кемдер берьюлы берничә фотосурәт тоткан иде. Портретлары сакланмаган кешеләр транспарантта фронтовикларның исемнәрен һәм биографияләрен күрсәткәннәр. 75 меңнән артык шәһәрдәшебез "Үлемсез полк" сафларына басты.

 Чаллылылар «Үлемсез полк» акциясен беренчеләрдән булып хупладылар. Акция шәһәрдә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотосурәтләр белән тәэмин иткән өчен Радик Габдрахмановка рәхмәт белдерә.

Пәнҗешәмбе, 9 май 2019, 18:03