Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Мәңгелек хәтер" тантаналы чарасы узды. Ул һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Хәтер вахтасыннан башланды. Боровецкое авылы халкына, кадетларга, район белем бирү оешмалары укучыларына һәм студентларына сәламләү сүзе белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте: «Җиңү көне хаклы рәвештә илебез тарихында иң якты һәм тантаналы көн. Бөек Ватан сугышы елларында фронтта 609 мең татарстанлы, безнең шәһәрдән 14 меңнән артык кеше, 270 мең тыл хезмәтчәне һәм аларның гаиләләре тылда җиңү яулады. Сугыш елларында 199 кеше "Социалистик Хезмәт Герое" дигән югары исем алды, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде, шуларның 11е Чаллыда яшәүчеләр. Россиядә ул кырыс елларда югалтуларсыз яшәгән гаиләләр юк. Бүген Автозавод районында сугышта катнашкан 29 кеше, Ленинград блокадасында катнашкан 15 кеше, 162 сугыш ветераннарының тол хатыннары, 390 тыл хезмәтчәне яши…»

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов чыгыш ясады: «Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Елдан-ел бу май көннәрендә миллионлаган Россия кешесе Бөек Ватан сугышында ятып калган Ватанны саклаучыларны искә алу өчен үз шәһәрләре урамнарына чыга. Бу-милли бердәмлек көне. Без сугыш афәте кичергәннәрне искә алабыз, шул ук вакытта  тормышыбызны һәм бик күпләрнең гомерен саклап калган аталарыбыз һәм бабаларыбыз белән дә горурланабыз».

Мөхтәрәм кунаклар һәм чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 09:28