Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                   Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле чаллылылар!

                              Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм!

9 майны без совет халкының фашизмны Җиңү көне буларак, тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез. Без Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына сугышларда һәлак булган сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Без сугышның утлы юлларын үтеп, туган җирләренә әйләнеп кайткан һәм көлгә, күмергә әйләнгән илебезне яңадан торгызучы ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре әйтәбез. Безнең күп милләтле халкыбыз, гадәттән тыш сынаулар аша үтеп, миллионнарча улларын һәм кызларын югалтып, Берлинга барып җиткән һәм Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагын кадаган.

Көне-төне фронтларда сугышкан, җиңүне тылда яулаган, солдатларны корал һәм икмәк белән тәэмин иткән, яралыларга булышкан кешеләр турындагы хәтер дә безнең йөрәкләрдә беркайчан да онытылмас. Бүген шәһәребездә сугыш читләтеп узган бер генә гаилә дә юк. Безнең һәрберебез өчен Җиңү көне - күз яшьләре бәйрәме.

Совет халкының изге батырлыгы турындагы истәлек беркайчан да сүнмәс. Ул тарихта 74 ел элек безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән каһарманнарның онык һәм оныкчыклары күрсәткән хезмәт батырлыкларында чагылыш табачак.

                                                                        Бәйрәм белән Сезне! Җиңү көне белән!


                                                                                                                Тирән ихтирам белән, Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                  Яр Чаллы шәһәре мэры

Пәнҗешәмбе, 9 май 2019, 08:00