Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булды. Яр Чаллыда аны ел саен шәһәрнең барлык өч районында да әзерлиләр. Бүген кыр кухнялары Энтузиастлар бульварында, Тукай яр буенда һәм Җиңү паркында урнашты. Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары шәһәрнең Башкарма комитеты белән берлектә чын солдат боткасын әзерләүче кыр кухнялары оештырдылар.

Тукай яр буенда җыелган Бөек Ватан сугышы ветераннарын шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев сәламләде һәм аларга зур рәхмәт белдерде: «Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннары, сугыш балалары! Сез, 1941-45 елларда күпмилләтле илебезгә килгән афәтне, ачы хәсрәтне үз җилкәгездә кичерүчеләр. Ул дәһшәтле сугыш, чыннан да, 20нче гасырдагы иң зур хәсрәт булды, без 27 миллион кешене югалттык. Илебезнең иң яхшы уллары һәм кызларын. 9 Май - бик әһәмиятле, олы бәйрәм. Дөрес ул күз яшьләре белән сугарылган. Минемчә, Ватанны яклаган гомерләрен корбан итүчеләр, ил тынычлыгы өчен көршәүчеләрне хәтерләү, искә алу мөһим, алар чиксез рәхмәткә, изге сүзләргә лаек. Алар булмаса, без дә, шәһәребез дә, КАМАЗ, матур балаларыбыз, оныкларыбыз булмас иде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына чиксез рәхмәт!»

Котлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да кушылды: "Бүген, бу тантаналы көндә, кадерле ветераннарыбызга рәхмәт әйтәсе килә һәм сезнең алда баш иябез! Иң зур җиңү, бар яктан яңгыраган балаларның шатлыклы авазлары өчен рәхмәт әйтәбез".

Тукай яр буеның төп сәхнәсендә бәйрәм кунакларын концерт программасы каршы алды, анда сугыш еллары җырлары яңгырады. Ветераннарны Җиңү көне белән котладылар, шулай ук баш солдат ризыгы белән сыйладылар. Алар тәмле ботка авыз итеп кенә калмыйча, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә аралаша да алдылар.

Өч районда барлыгы 6 меңнән артык порция солдат боткасы әзерләнгән. Җиңү көнен бәйрәм итү «Үлемсез полк» йөреше һәм шәһәр мәйданында театральләштерелгән программа белән дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 9 май 2019, 12:18