Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү көненең һәр иртәсе Яр Чаллыда татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәйкәле янында башлана. Бу иске күркәм традиция бәйрәм чараларының башында тора, алар бүген шәһәрдә кичкә кадәр дәвам итәчәк һәм 21:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында бәйрәм салюты белән тәмамланачак. ТР Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары патриот шагыйрь истәлегенә багышланган тантанага җыелдылар.

Чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. «Кадерле дуслар, хөрмәтле чаллылылар, бүген бөтен илебез өчен бу мөһим көнне Советлар Союзы Герое, татар халык шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янына җыелдык. Ил азатлыгы өчен канкойгыч сугышта 27 миллион кеше һәлак булган. Бу - күпмилләтле совет халкының иң яхшы уллары һәм кызлары, алар арасында Муса Җәлил дә бар. Кыска гына гомер кичерсә дә, ул үзенең соңгы сулышына кадәр Туган ил турында уйлаган һәм үз Ватанын яклап башын салган. Аның батырлыгы онытылмый», - диде мэр.

Рафис Борһанов республика Хөкүмәте исеменнән чаллылыларны бәйрәм белән котлады. Ул яшьләрне Бөек Ватан сугышы хәтерен кадерләп сакларга чакырды: «Буыннар үзгәрә, әмма хәтернең буыннан-буынга күчүе - күңелле күренеш. Биредә булачак педагоглар басып тора. Әлеге патриотлыкка һәрвакыт теләктәшлек күрсәтүегез, корбаннарның саны, Ленинград блокадасы турында онытмавыгыз бик мөһим. Сугышта турыдан-туры катнашучылар бик аз калды. Хәзерге вакытта алар бөтен республикага нибары 1 500 кеше. Алар безнең янәшәдә яши. Ветераннарга кадер-хөрмәтне, игътибарыбызны кызганмыйк», - диде ул. Чара барышында Муса Җәлил шигырьләре буенча әдәби-музыкаль композиция яңгырады. Студентлар һәм мәктәп укучылары рус һәм татар телләрендә сугыш турында әсәрләр укыдылар.

Пәнҗешәмбе, 9 май 2019, 10:16