Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

"Тарихыбызны саклап калу, совет халкының бөек батырлыгы турында дөреслекне балаларга һәм оныкларыбызга тапшыру бик мөһим, чөнки безнең бабаларыбызның батырлыгы һәм аларның Ватаннарын эчкерсез яратулары турындагы хәтер яңа җиңүләргә көч бирә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар күп түгел, шуңа күрә алар белән 9 Май алдыннан очрашу мөмкинлеген бик югары бәялибез. Бүген без хөрмәтләгән геройлар ирегебезне, тормышыбызны саклап калды, ә аннары зур илне торгызды, заводлар һәм шәһәрләр төзеде. Кадерле ветераннар, сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - дип  ветераннарга котлау сүзләрен җиткерде Әлфия Когогина.

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьлары тоткыннары, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, шәһәрнең мактаулы кешеләре хөрмәтенә төрле бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм табыны артында ветераннар балачак һәм яшьлек елларын искә төшерделәр, сугыш еллары тарихлары белән уртаклаштылар, ә аларны, үз чиратында, яшь чаллылылар иҗади чыгышлар белән сөендерделәр.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 11:35