Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Җәннәт Мөхәммәтдин кызы Солтановага 95 яшь тулды.

Ул Башкортстанның Кадер авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында эшләп йөри. 1969 елда Ташкент шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы төзелеш идарәсендә эшли. 1979 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә.

Җәннәт Мөхәммәтдин кызы биш бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар."1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов һәм ТИҮ рәисе Владимир Цоун котлады.


Чәршәмбе, 8 май 2019, 12:04