Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген автокаланың хезмәт ветераннары өчен пансионатта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу көннәрдә реабилитация үтүче һәм пансионатта дәваланучы ветераннарны Җиңү көне белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады.

«Бу көн күп милләтле илебез елъязмасына гаделлек, явызлыкны җиңү, шатлык һәм кайгы көне буларак кереп калды. Икенче бөтендөнья сугышы кешелек тарихында иң куркыныч, канкойгыч сугыш булды. Бәла һәм ачы газаплар бер гаиләне дә читләтеп узмады. Без бүген фашизмнан тынычлыкны саклаган сугышчылар, геройларны хөрмәтлибез, алар каршында баш иябез. Чаллы җиреннән фронтка 14 364 кеше киткән, шуларның 6 809ы әйләнеп кайтмаган. Без тылда булганнарга да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Хатын-кызлар, яшүсмерләр фронтны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итәләр, өйләренә эвакуацияләнүчеләрне кабул итәләр, алар белән икмәк кисәкләрен бүлешәләр. Бу батырлык. Халкыбызның мондый батырлыгына тарихта тиңнәр юк», - диде Флера Андреева.

Ветераннарны шулай ук шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) Берләшмәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Мөслимә Миргалимова да котлады.

Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылды.

Чара ахырында ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.

Учреждение ел саен бөтен республика ветераннарына социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә. Пансионатта сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә тренажер залы, процедура һәм физкабинет, ЛФК, дәвалау массажы, психолог кабинетлары бар.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 13:43