Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Орловка бистәсендәге һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт йөзеннән анда хәрби комиссариат, Комсомол районы ветераннар советы вәкилләре, С. П. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты коллективы, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте укытучылары һәм студентлары һәм Яр Чаллы медицина көллияте укучылары, 2нче гимназия, 4,6,7,8,11,21,39,44нче мәктәп укучылары да килгән иде. "Калкан" кадет полиция мәктәбе укучылары тантана дәвамында мактаулы каравылда торды.

Яшь чаллылыларга котлау сүзләре белән Дәүләт Советы депутаты, С. П. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты генераль директоры  Андрей ФомичевТатарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Комсомол  һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева мөрәҗәгать итте.

Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чара 15 нче балалар иҗат йорты коллективы тарафыннан Комсомол районы хакимияте ярдәме белән оештырылды.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 14:34