Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү көне алдыннан Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Ветераннарны котлау һәм бүләкләр  тапшыруда Дәүләт Советы депутатлары Рафаэль Юнысов һәм Андрей Фомичев, шәһәр Советы депутатлары Сергей Ямашев, Марсель Мингалимов, Альберт Петров, Ләлә Камалетдинова, Михаил Левашов, Виталий Агапов, Евгений Вайнер катнашты.

Депутатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга батырлык һәм каһарманлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, бәхет һәм игелек теләделәр. Ветераннар, үз чиратында, кунакларга үзләре үткән фронт юллары, ул чорда, сугыш халыкның каһарманлыгы турында сөйләделәр.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 14:54