Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Комсомол районының Дан аллеясында Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Чараны "Энергетик" мәдәният йорты директоры һәм шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Ачык мәйданчыкта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, район ветераннар советы вәкилләре, территорияләр Советлары рәисләре, район халкы җыелды.

Бәйрәм кунакларын муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева сәламләде: «Хөрмәтле чаллылылар, Безнең кадерле ветераннар! Күркәм традиция буенча без сезнең белән ел саен әлеге матур, төзекләндерелгән территориядә очрашабыз. Бу кояшлы көндә, зәңгәр күк астында сезнең белән очрашырга мөмкинлек бар. Җиңү көне – безнең барыбыз өчен дә иң кадерле, изге бәйрәм. Ул күпмилләтле илебезнең елъязмасына шатлык һәм кайгы көне буларак кереп калды. Тыныч зәңгәр күк йөзе бүләк иткән кешеләр  алдында баш иябез», – диде Флера Андреева.

Сугыш еллары җырларын бәйрәм кунаклары өчен «Заман» вокаль ансамбле, «Земляничка» балалар халык театры артистлары башкарды.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 15:19